ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2021 ел
шимбә

Агачларны кисү тыела!

17.04.2021 "Психология атнасы" кысаларында һәм хезмәттәшлек күнекмәләрен активлаштыру, актив тормыш позициясен үстерүгә ярдәм итү, бердәмлек һәм уңышлылык хисен үстерү максатыннан «Яшерен дус» акциясе үткәрелде. Коридорда тартма куелган иде, анда балалар, үз исемнәрен язмыйча, һәр укучыга, укытучыга яхшы сүзләр, теләкләр язылган хат яки открытка юлладылар.

16.04.2021 Укучыларга һөнәр сайлау, һәр шәхеснең шәхси үзенчәлекләренә туры килә торган аңлы һөнәри сайлауга психологик әзерлек формалаштыру, карьера планлаштыру өлкәсендә укучыларның компетентлыгын арттыру максатыннан 8-11 нче сыйныф укучылары Мөслим политехника техникумы вәкиле Җиһангиров И. И. белән очраштылар.

15.04.2021 Мәктәптә уңай кәеф, иҗади мохит булдыру максатыннан, «Позитив дулкында яшә!» дигән селфи акциясе узды. Катнашучылар селфи ясадылар, анда мөмкин кадәр бәхетле мизгелләрен чагылдырдылар

15.04.2021 "Психология атнасы" кысаларында һәм балаларның сүзлек запасын тулыландыру, киңәйтү, 1-11 сыйныфларда фикерләүне үстерү максатыннан «Суперумник» акциясе узды. Ә башлангыч сыйныфларда интерактив интеллектуаль уеннар уйнадылар

14.04.2021 «Психология атнасы» кысаларында «Кайда яхшылык, шунда якты» дигән иҗади рәсем конкурсы игълан ителде. Игелекле эшләр, һичшиксез, тирә-юньдәгеләргә файда китерергә тиеш. Агач утыртырга, чүп-чарны җыештырырга, рәхмәт әйтергә теләсә кайсыбыз булдыра ала. Изге гамәлләр кылу авыр түгел. Игелекле эшләрдән дөнья яктыра. Нәни рәссамнарга игелеклелек һәм мәрхәмәтлекнең мөһимлеге һәм әһәмиятлелеге турында үз карашларын белдерү тәкъдим ителде, чөнки кеше бу төшенчәләр өстендә уйланган саен, әйләнә-тирәбездә шулкадәр яхшырак булачак. Балалар да, рәсем сәнгате чаралары ярдәмендә игелекле гамәлләрен чагылдырганнар, үзләрен хайваннарга һәм кошларга ярдәмгә килгән геройлар ролендә күрсәткәннәр

14.04.2021 "Психология атналыгы" кысаларында Күбәк урта мәктәбендә "Исемнәр" акциясе узды. Укучылар аерым битләрдә һәркайсы үз исемен һәм аның мәгънәсен язды. Аннары ул язмалар коридорда урнаштырылды

13.04.2021 "Психология атнасы" кысаларында мәктәп китапханәсендә китапханәче Низамова Д.Н., психолог Гәрәева Г.Г. 4 нче сыйныф укучылары “Игелек һәм әдәплелек мәктәбе” исеме астында кызыклы китаплар, газета – журналлардан торган күргәзмә белән таныштылар. Әсәрләргә күзәтү ясап, игелекнең иң кирәкле  сыйфат икәненә төшенделәр

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” трагедиясен тәкъдим итте.


16
апрель, 2021 ел
җомга

Коры үлән яндыру тыела!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International