17.04.2021 "Психология атнасы" кысаларында һәм хезмәттәшлек күнекмәләрен активлаштыру, актив тормыш позициясен үстерүгә ярдәм итү, бердәмлек һәм уңышлылык хисен үстерү максатыннан «Яшерен дус» акциясе үткәрелде. Коридорда тартма куелган иде, анда балалар, үз исемнәрен язмыйча, һәр укучыга, укытучыга яхшы сүзләр, теләкләр язылган хат яки открытка юлладылар.