14.04.2021 «Психология атнасы» кысаларында «Кайда яхшылык, шунда якты» дигән иҗади рәсем конкурсы игълан ителде. Игелекле эшләр, һичшиксез, тирә-юньдәгеләргә файда китерергә тиеш. Агач утыртырга, чүп-чарны җыештырырга, рәхмәт әйтергә теләсә кайсыбыз булдыра ала. Изге гамәлләр кылу авыр түгел. Игелекле эшләрдән дөнья яктыра. Нәни рәссамнарга игелеклелек һәм мәрхәмәтлекнең мөһимлеге һәм әһәмиятлелеге турында үз карашларын белдерү тәкъдим ителде, чөнки кеше бу төшенчәләр өстендә уйланган саен, әйләнә-тирәбездә шулкадәр яхшырак булачак. Балалар да, рәсем сәнгате чаралары ярдәмендә игелекле гамәлләрен чагылдырганнар, үзләрен хайваннарга һәм кошларга ярдәмгә килгән геройлар ролендә күрсәткәннәр