ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Туган телләре һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан зурлар төркеме балалары Абдулла Алишның иҗаты белән таныштылар, язучының әкиятләренә сәяхәт ясадылар.
 

Төрки халыкларның борынгыдан килгән милли йоласы булган "карга боткасы" пешерү чарасын үткәрдек.

Республикакүләм “Дуслык күпере” проекты кысаларында Мөслим районы Иске Карамалы  авыл мәдәният йорты делегациясе Әлмәт районы Габдрахман авылында булды.

Тат.Бүләр урта мәктәбендә уңай кәеф, иҗади мөхит булдыру максатыннан "Позитив дулкында яшә!" дигән селфи акциясе узды. Катнашучылар селфи ясадылар, анда мөмкин кадәр бәхетле мизгеләрен чагылдырдылар.

Тат.Бүләр урта мәктәбендә "Психология атнасы" кысаларында һәм балаларның сүзлек запасын тулыландыру, киңәйтү, фикерләүне үстерү максатыннан 1-11 нче сыйныфларда "Суперакыл" акциясе узды. 

26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.

ЕИА-2021нең төп максаты-вакцинацияләүнең әһәмияте турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү. Кызганычка каршы, ата-аналар һәм өлкәннәр профилактика прививкаларының ролен бәяләп бетермиләр, шуның белән үзләрен һәм балаларын йогышлы авырулар белән авырырга куркыныч астына куялар.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Яшим Татарстанда" дип аталган лозунг белән әңгәмә-уртаклашу мизгеле уздырды. Балалар туган ягыбызның үзенчәлекләрен, горурлык яулаган урыннарын билгеләп, замана белән бергә атлаучы яңарышларын уртаклаштылар.
 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, туган телләрендә,  "Яңача әкият" сәхнәләштерде. Балалар үзләре иҗат иткән әкиятне төркемдәшләре игътибарына тәкъдим итте. Азактан әкият эчтәлеге, катнашкан геройлар буенча фикер алышу булды.
 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Мин татарча сөйләшәм" темасы белән түгәрәк өстәл артында җыелды. Сөйләм кубиклары әсбабы ярдәмендә, балалар туган телләрендә кызыклы әңгәмәләр алып барды, хикәяләр төзеп, тулы җөмлә белән җавап бирү өстендә ныгыту эшләре алып барды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International