Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында 2021 елның 26 апреленнән башлап 2 маена кадәр Европа иммунизация атнасы үткәрелә.
ЕИА-2021нең төп максаты-вакцинацияләүнең әһәмияте турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү. Кызганычка каршы, ата-аналар һәм өлкәннәр профилактик прививкаларның ролен бәяләп бетермиләр, шуның белән үзләрен һәм балаларын йогышлы авырулар белән авырырга куркыныч астына куялар.