Республикакүләм “Дуслык күпере” проекты кысаларында Мөслим районы Иске Карамалы авыл мәдәният йорты делегациясе Әлмәт районы Габдрахман авылында булды.

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

           Республикакүләм “Дуслык күпере” проекты кысаларында Мөслим районы Иске Карамалы  авыл мәдәният йорты делегациясе Әлмәт районы Габдрахман авылында булды. Габдрахман авылында булды. Эшлекле очрашу Габдрахман авылының күренекле урыннары, төзелеп килүче бик күркәм  музее, җирле халыкның һәрбер ихтыяҗын канәгатьләндерүдә заманча форматта эшләргә мөмкинлекләр тудырган  мәдәният йорты, аның мәдәни тормышы белән танышу, яңа проектлар турында тәҗрибә алышуны  үз эченә алды. Ачык күңеллелеге , тырышлыгы,  күркәм максатлары һәм аларны тормышка ашырудагы эшчәнлекләре, кунакчыллыгы  белән  сокландырды безне Габдрахман халкы. Һәрбер проектны башлап йөрүче һәм үз эшен ихлас күңелдән башкаручы  мәдәният йорты директоры Айдар Ниязович Газизуллин җирлекнең, мәдәният йортының тарихы, бүгенге көне,  киләчәккә планнарын һәм мөмкинлекләрен бәян итте. Үз чиратыбызда без  Иске Карамалы мәдәният йорты үзешчәннәренең “Сәламебез- күңел түреннән” исемле иҗат чыгышыбызны тәкъдим иттек. Үзешчәннәрнең чыгышын карарга килгән тамашачы “Чишмә” фольклор ансамбленең, “Замандаш” халык театры артистларының, җырчы һәм биючеләребезнең чыгышын яратып, алкышларга күмде. Очрашудан күңелләребезгә матур хисләр, үзгә бер җылылык алып кайттык. Хезмәттәшлегебез дәвамлы булыр, уртак проектларда очрашырбыз дигән теләктә калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International