Баланлы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Кәшапов Зәкәрия Кашап улына истәлек тактасы кую чарасында катнаштылар.
Зурлар төркеме яз көнедә чәчәк ата торган агачлар белән танышып киттеләр. Шул агачларның берсе, шомырт агачының чәчәкләрен традицион булмаган ысул белән ясап та карадылар. Моның өчен балалар мамык таякчыклар кулландылар. Мондый ысул белән ясалган рәсемнәр тагында матурак һәм үзенчәлекле була.
2021 елның 15 маенда Әлмәт шәһәрендә «Татнефть Кубогына, 2020-2021 сезоны, ТР Әлмәт баскетбол лигасының IX biwin чемпионаты кысаларында, беренче лиганың 4 туры» баскетбол буенча финал уеннары узды.
Беренче кечкенәләр төркемендә "3 күзле светофор" дигән уен үткәрелде. Бу уен аркылы балалар светофорның кайсы төсе, нәрсә аңлатканын һәм шулай ук юл йөрү кагыйдәләре белән танышып киттеләр.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркемендә халкыбызның күркәм гадәтләреннән берсе - кунакчыллык турында әңгәмә уздырылды. Балаларга кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә кирәклеге ассызыкланды.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары язны сагынып көтте. Табигатьнең матурлыгына сокланып, балалар бакчадагы чәчәкләр белән танышты. Чәчәкләр бит җирдә генә түгел, агачларда да хуш исле була икән! Чәчәкләр атып туктагач нәрсә эшлиләр? Җимешләр каян барлыкка килә? Чәчәкләр ничек орлык ясый?- дигән һәм башка сорауларга җавап эзләделәр.
Мари Бүләр авыл клубында " Моя семья - моя опора" дип исемләнгән тугәрәк өстәл узды.
Туган телләр һәм милләтләр бердәмлеге елы уңаеннан "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбиячеләр программа нигезендә балаларга хезмәт күнекмәләре бирү буенча эшне эзлекле итеп алып баралар. Күмәк хезмәтне балалар теләп башкаралар. Андый хезмәт төре балаларны җыя, дуслаштыра.