Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары язны сагынып көтте. Табигатьнең матурлыгына сокланып, балалар бакчадагы чәчәкләр белән танышты. Чәчәкләр бит җирдә генә түгел, агачларда да хуш исле була икән! Чәчәкләр атып туктагач нәрсә эшлиләр? Җимешләр каян барлыкка килә? Чәчәкләр ничек орлык ясый?- дигән һәм башка сорауларга җавап эзләделәр.