2021 елның 15 маенда Әлмәт шәһәрендә «Татнефть Кубогына, 2020-2021 сезоны, ТР Әлмәт баскетбол лигасының IX biwin чемпионаты кысаларында, беренче лиганың 4 туры» баскетбол буенча финал уеннары узды.
7 ай дәвамында спортчылар «Татнефть»компаниясе призлары өчен көч сынашты. Анда 15 команда катнашты, шуларның 10ы-Татарстан Республикасының төрле районнарыннан.
Безнең «Black team» спорт мәктәбе командасы киеренке көрәштә 3 нче мактаулы урын яулады. Баскетболчы Хәбибуллин Ралиф – безнең команданың иң яхшы һөҗүмчесе дип табылды һәм үсеш лигасы кубогы һәм грамотасы белән бүләкләнде.
Спортчыларыбызны һәм тренерыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Бүгенге казанышыбыз тагын да зуррак үрләргә якынаю юлының башы гына булуын телибез. Һәрвакытта да җиңел булмасын, Аның каравы, куелган тырышлыклары өчен лаеклы бүләк алу бик яхшы!
Тренер: Садретдинов Ленар.