Яңа Карамалы авыл клубында Гаилә көненә багышланган "Гаилә һәм ныклы терәгем"дип исемләнгән ял кичәсе узды.
Михайловка авыл мәдәният йортында "Счастливая семья" дип исемләнгән фотоконкурс узды.
Халыкара Гаилә көне уңаеннан,Баек мәдәният йорты директоры , 68 ел бергә яшәгән Фәрдегаян һәм Кәшифә Баяновларны һәм 65 ел бергә гөмер кичергән- Закирҗан белән Халисә Хамадишиннарны бәйрәм белән котлады.
Метрәй авылы китапханәчесе, "Йортларга – китап нуры!" акциясе кысаларында, лаеклы ялдагы авылдашыбыз Миңнуллина Ләйсирә Баян кызы янына барып, аны яңа газета - журналлар, район яңалыклары белән таныштырды.
Халыкара Гаилә көне уңаеннан Краснояр авыл клуб мөдире Ринат һәм Флүсә Дәүләтгәрәевларны 60 ел бергә торулары белән котлады.
Баланны авылында «Гаилә тормыш терәге» дигән спорт чарасы булып узды.
Үзәк балалар китапханәсендә Тат. Буләр мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен толерантлык, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау шулай ук тәмәке тартуның, наркоманиянең зыяны турында "Зарарлы гадәтләр" дигән чара узды. Чара барышында китапханәче Казанда булган фаҗига турында искә төшерде. Катнашучылар әлеге коточкыч фаҗигадә һәлак булганнарны искә алдылар. Китапханәче экстремизм һәм терроризмның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләде. Алып баручы аеруча экстремаль хәлләрдә үз-үзенне ничек тотырга икәнен анлатып китте, экстремизм һәм терроризм өчен җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән барлыкка килүен билгеләп үтте. Чарада катнашучылар толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү һәм уяулык кына терроризмны кисәтергә мөмкинлек бирәчәк дигән нәтиҗә ясадылар.
ЕЖЕГОДНЫЙ ОТКРЫТЫЙ РЕСПУБЛИКАНСКИЙ ТЕЛЕВИЗИОННЫЙ ФЕСТИВАЛЬ РАБОТАЮЩЕЙ МОЛОДЕЖИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН "НАШЕ ВРЕМЯ-БЕЗНЕН ЗАМАН"