Мөслим сәнгать мәктәбендә янгын һәм гадәттән тыш хәлләр булган очракта укучыларны, укытучыларны һәм башка килүчеләрне эвакуацияләү буенча практик өйрәнүләр узды

2021 елның 18 мае, сишәмбе
Кичә, 18 май көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә янгын һәм гадәттән тыш хәлләр булган очракта укучыларны, укытучыларны һәм башка килүчеләрне эвакуацияләү буенча практик өйрәнүләр узды. Балалар һәм мәктәп коллективы “Пожар” дигән сигналдан соң башкарылырга тиешле кагыйдәләр белән инструктаж вакытында танышкан иделәр. Өйрәнү вакытында әлеге кагыйдләр гамәлдә ашырылып карады. Укытучылар һәм балалар, тиешле ишекләрдән чыгып, “Курай” паркы территориясендә аңлату эшләрен көтеп торды. Гомумән, Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова эвакуацияләүне уңышлы узды дип бәяләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International