Үзәк балалар китапханәсендә Тат. Буләр мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен толерантлык, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау шулай ук тәмәке тартуның, наркоманиянең зыяны турында "Зарарлы гадәтләр" дигән чара узды.

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә Тат. Буләр мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен толерантлык, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау шулай ук тәмәке тартуның, наркоманиянең зыяны турында "Зарарлы гадәтләр" дигән чара узды. Чара барышында китапханәче Казанда булган фаҗига турында искә төшерде. Катнашучылар әлеге коточкыч фаҗигадә һәлак булганнарны искә алдылар. Китапханәче экстремизм һәм терроризмның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләде. Алып баручы аеруча экстремаль хәлләрдә үз-үзенне ничек тотырга икәнен анлатып китте, экстремизм һәм терроризм өчен җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән барлыкка килүен билгеләп үтте. Чарада катнашучылар толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү һәм уяулык кына терроризмны кисәтергә мөмкинлек бирәчәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International