ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-10 нчы сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә “Яшь армиячеләр” сафларына кабул иттеләр. “Яшь армиячеләр” сафларына керүче укучылар тантаналы вәгъдә бирделәр һәм илебезнең патриотлары булырга сүз бирделәр.

Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә яшь юл инспекторлары отряды яктылыкны кире кайтаручы элементларга рейд үткәрде.

Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә профсоюз атналыгы башланды. Атналыкның икенче көне “Агитпроф” исеме кысаларында тантаналы рәвештә электрон профсоюз билетлары тапшыру белән дәвам итте.

Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә куркынычсыз юл йөрү кагыйдәләре атналыгы кысаларында мәктәп укучылары арасында “Балаңны кулыннан дәрес тот” акциясе үтте.

Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә ЮИД отряды членнары мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә  «Юл билгеләре илендә” дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:


сәгать 20дән башлана. 25 сентябрь 10 сәгатькә кадәр. 26 сентябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасында һәм Казанда 2021 елның 26 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Бөтендөнья тынычлык көне кысаларында 3 нче сыйныфта мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Биктимерова Ә.Г. "Тынычлык дәресе" үткәрде 

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" атналыгы кысаларында Низамова Д. hәм Валиева Г.А. 5 нче сыйныф укучылары белән "Юл билгеләре илендә" дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Бәйгедә "Светофор" hэм "Зебра" командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә дуслык җиңде!

Башлангыч сыйныфларда http://sakla.ru сайтында юл йөрү кагыйдәләре турында видеороликлар һәм мультфильмнар карау оештырылды

Яңа уку елында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, «ПроеКТОриЯ» порталы белән берлектә, укучылар өчен «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты нәтиҗәләренә ирешүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия ачык дәресләр циклын дәвам итә. 22 сентябрь көнне мәктәп укучылары «ПроеКТОриЯ» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче онлайн-дәрес карауда катнаштылар. «Кулинар эше» махсус чыгарылышы «Пешекче» һөнәре белән танышуга юнәлдерелгән иде. Пешекче - ул һөнәри эшчәнлеге аш-су әзерләү белән бәйле белгеч. Пешекченең эшчәнлеге бик күп компетенцияләрне үз эченә ала: меню төзүдән башлап аш-су әзерләү. Дәрес "ВКонтакте» социаль челтәрендәге Россия Мәгариф министрлыгының рәсми битендә трансляцияләнде https://vk.com/minprosvet Дәреснең эчтәлеге белән проектның рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга була: https://шоупрофессий.рф/


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International