Күбәк урта мәктәбе. «ПроеКТОриЯ» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче онлайн-дәрес. «Кулинар эше» махсус чыгарылышы

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Яңа уку елында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, «ПроеКТОриЯ» порталы белән берлектә, укучылар өчен «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты нәтиҗәләренә ирешүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия ачык дәресләр циклын дәвам итә. 22 сентябрь көнне мәктәп укучылары «ПроеКТОриЯ» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче онлайн-дәрес карауда катнаштылар. «Кулинар эше» махсус чыгарылышы «Пешекче» һөнәре белән танышуга юнәлдерелгән иде. Пешекче - ул һөнәри эшчәнлеге аш-су әзерләү белән бәйле белгеч. Пешекченең эшчәнлеге бик күп компетенцияләрне үз эченә ала: меню төзүдән башлап аш-су әзерләү. Дәрес "ВКонтакте» социаль челтәрендәге Россия Мәгариф министрлыгының рәсми битендә трансляцияләнде https://vk.com/minprosvet Дәреснең эчтәлеге белән проектның рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга була: https://шоупрофессий.рф/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International