ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Мәктәптә "Велосипедта кагыйдәләр буенча" акциясе узды. Акциянең максаты: балаларда юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, велосипедчыларның иминлеген арттыру, әлеге төр транспорт һәлакәтләрен булдырмау. Сыйныф җитәкчеләре 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге велосипедчылар хәрәкәте бары тик тротуарлар, җәяүлеләр, велосипед һәм велосипед юллары, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә генә башкарылырга тиеш, дип искә төшерде. Ә караңгы вакытта велосипедчыларга үзләрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлекне искәрттеләр Акция барышында һәр велосипедчы белешмәлек алды

Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында сәнгать укытучысы Вәлиева Г.А. 3-5 сыйныф укучылары арасында «Юл йөрү кагыйдәләре турында барысына да искәрмәләрсез» дигән темага рәсем конкурсы үткәрде

Үрәзмәт авыл мәдәният йортында яшьләр өчен " «Молодость моя» дип исемләнгән дискотека булып узды.

  Иске Карамалы авыл мәдәният йорты 21 нче сентябрь-Халыкара Тынычлык көнендә  яшүсмерләр өчен "Без тынычлык яклы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.

24 сентябрь көнне,  Крәш Шуран авыл мәдәният йорты  Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаенннан Тат. Шуран гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк!" исеме астында  татар халкының үткәне һәм киләчәгенә багышланган әдәби әңгәмә үткәрде.

Метрәй мәдәният йортында яшүсмерләр арасында «Без теннис яратабыз» дип исемләнгән спорт чарасы узды. 

Баек мәдәният йорты директоры "Чулпан" балалар бакчасына йөрүче балаларны, татар халык әкиятләре белән таныштырды.

Биология һәм химия укытучысы Нурлыгаянова Ф. М. 8-9 сыйныф укучылары белән "Планетаны чүп-чардан чистартыйк" дигән интерактив дәрес үткәрде/

Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне кысаларында "Яктырткыч элементларны онытмыйк" акциясе узды. Акция кысаларында укучыларга киемдә яктылык кайтаргыч элементларның булуы гомерне саклап калырга ярдәм итүе, куркынычсызлыкны тәэмин итүче чара булуы аңлатылды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Коррупция – укучылар күзлегеннән» дигән рәсем конкурсы узды. Ришвәтчелек-кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе. Укучыларыбыз шушы темага булган фикерләрен рәсемнәр аша чагылдырдылар. Конкурс коррупцияне профилактикалау һәм балаларда актив тормыш позициясе формалаштыру максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International