Икенче кечкенәләр төркеме балалары физик үсешкә аеруча нык игътибар бирәләр. Әлеге яштә сәламәт яшәүнең төп чыганагы-физик активлык. Иртәнге гимнастика, саф һавада хәрәкәтле уеннар, мөстәкыйль шөгыльләнүләр һәм күңелле эстафеталар - активлыкны арттыру гына түгел, дус-тату уйнау, бердәм булуга да көчле этәргеч.