Мөслим кызы- Мөслим егете проекты, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 5нче а, 5 нче б сыйныфы укучылары өчен педагог-китапханәче Солтанова Г.М. "Татар халкының гореф-гадәтләре" дигән темага сыйныф сәгате уздырды. Укучылар татар халкының милли бәйрәмнәре, матур гореф-гадәтләре белән таныштылар, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.