ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2021 ел
шимбә

"Ватанны сакларга әзер" Яшь армия отрядлары арасында узган  республика ярышларында  Мөслим лицее командасы лауреат исеменә лаеклы булды

Әтиләр көне уңаеннан, "Әтиемнең эшенә" акциясе кысаларында, Мөслим лицееның 10а сыйныфы укучылары Ильясов Рамилнең әтисе, Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильясов Рөстәм Алмаз улы белән кызыклы, файдалы очрашуда булдылар

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 12 октябрь көнне 9-11 сыйныф укучылары,тарих укытучысы Рәхимҗанов А.М җитәкчелегендә онлайн режимда ел саен үткәрелә торган “Бөтенроссия икътисади диктант” бөтенроссия белем бирү акциясендә катнаштылар. Укучылар үзләренең икътисади грамоталылыгын арттырдылар.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәктәп китапханәсе айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен юбиляр язучыларның китапларыннан күргәзмә оештырылды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, өлкәннәр декадасы кысаларында һәр сыйныф ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итәргә барды.Өлкәннәребез зур рәхмәтләрен әйтеп калдылар.

Тат.Бүләр урта мәктәбендә 12нче октябрь көнне Россия прокуратурасына 300 ел тулу уңаеннан сыйныф сәгате үтте. Чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рахимҗанов А.М. үткәрде

01.10.21 өстәмә белем бирү буенча эшчәнлек башланды. 4 түгәрәк эшли: “Театр”, “Чудо своими руками”, “ Автомоделирование”, “Шах и мат”


15
октябрь, 2021 ел
җомга

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркемендә Көзге ярминкә үтте. Балалар сатып алышлы уйнап, җырлап, биеп рәхәтләнеп күңел ачтылар.

2021 нче елның 15 нче октябрендә туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм Мөслим кызы, Мөслим егете проекты кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре гимназиянең 2, 3 нче сыйныф укучылары өчен "Театр яктылыкка, нурга илтә" исеме астында татар театры барлыкка килү тарихына багышланган библиографик сәгать үткәрде. Бу чарада балаларга театрның барлыкка килү тарихын, шулай ук татар театрының барлыкка килү тарихын презентация файдаланып, матур тоннарда сөйләде. Балаларны аның төрле төрләре белән таныштырды, курчак, өстәл, бармак, күләгә театрлары күргәзмәсе оештырды. Балаларга шулай ук әлеге атрибутларны кулланып әкиятләр сөйләнде. Балалар рәхәтләнеп әкиятләрдән таныш җырларны тыңладылар һәм үзләре дә кушылып җырладылар.

2021 нче елның 14 нче октябрендә туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм Мөслим кызы, Мөслим егете  проекты кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Г. Тукай исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен “Энҗе чәчтем - энҗе җыям” халык авыз иҗаты-әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер хәзинәсе” дигән викторина үткәрде. Китапханәче балаларны татар халык фольклоры һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шулай ук татар халкының милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм көнкүреше турында да белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International