2021 нче елның 15 нче октябрендә туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм Мөслим кызы, Мөслим егете проекты кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре гимназиянең 2, 3 нче сыйныф укучылары өчен "Театр яктылыкка, нурга илтә" исеме астында татар театры барлыкка килү тарихына багышланган библиографик сәгать үткәрде. Бу чарада балаларга театрның барлыкка килү тарихын, шулай ук татар театрының барлыкка килү тарихын презентация файдаланып, матур тоннарда сөйләде. Балаларны аның төрле төрләре белән таныштырды, курчак, өстәл, бармак, күләгә театрлары күргәзмәсе оештырды. Балаларга шулай ук әлеге атрибутларны кулланып әкиятләр сөйләнде. Балалар рәхәтләнеп әкиятләрдән таныш җырларны тыңладылар һәм үзләре дә кушылып җырладылар.