2021 нче елның 14 нче октябрендә туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм Мөслим кызы, Мөслим егете проекты кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Г. Тукай исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен “Энҗе чәчтем - энҗе җыям” халык авыз иҗаты-әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер хәзинәсе” дигән викторина үткәрде. Китапханәче балаларны татар халык фольклоры һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шулай ук татар халкының милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм көнкүреше турында да белделәр.