ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2021 ел
якшәмбе

Михайловка урта мәктәбе укучылары Сарман районы буенча "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Рәзинә кызы белән очраштылар. Ул юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Чара ахырында Алсу Разиновна укучыларга истәлекле бүләкләр һәм яктылык кайтаргычлар өләште.

Михайловка урта мәктәбе укучылары Үзәк балалар китапханәсендә булдылар, анда алар өчен "сугыш кайтавазы"дигән темага лекция оештырылды.

Россия прокуратурасының 300 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Мөслим районында балалар рәсемнәре конкурсы оештырылды. Михайловка урта мәктәбе укучылары актив катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Җиһаншина Р. һәм Бакиева А. җиңүчеләр булдылар. Укучыларны мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. 


23
октябрь, 2021 ел
шимбә

Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йортында эшләп килүче “Мөслим тугайлары”халык фольклор ансамбле буген Сарман районында эчтәлекле,матур концерт белән соендерде.


22
октябрь, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле район халкы!

22 нче октябрь көнне Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Мөслим районы математика укытучылары өчен «Математик грамоталылыкны формалаштыруга биремнәр үзенчәлекләре»дип исемләнгән гамәли-ориентлашкан семинар узды. 

Тэги: МКУ "Управление образования"

Район мәгариф бүлегенең планы нигезендә, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылык формалаштыру һәм  УУГ бәяләү” темасына районкүләм семинар узды.

Тэги: МКУ "Управление образования"

Бөтенроссия халык санын алу

Ансамбль составында сәнгать мәктәбе укытучылары Дилбәр Салихҗанова, Рәйсә Харисова, Әлфинур Гыйльметдинова, Филюзә Шәрипова, Гүзәл Галиева, Айгөл Шәйгәрданова, Рунар Шәяхмәтов, Булат Солтанов, Гөлназ Хафизова катнашалар
Ансамбль составында сәнгать мәктәбе укытучылары Дилбәр Салихҗанова, Рәйсә Харисова, Әлфинур Гыйльметдинова, Филюзә Шәрипова, Гүзәл Галиева, Айгөл Шәйгәрданова, Рунар Шәяхмәтов, Булат Солтанов, Гөлназ Хафизова катнашалар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International