Михайловка урта мәктәбе укучылары Сарман районы буенча "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Рәзинә кызы белән очраштылар. Ул юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Чара ахырында Алсу Разиновна укучыларга истәлекле бүләкләр һәм яктылык кайтаргычлар өләште.