22 нче октябрь көнне Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Мөслим районы математика укытучылары өчен «Математик грамоталылыкны формалаштыруга биремнәр үзенчәлекләре»дип исемләнгән гамәли-ориентлашкан семинар узды.
Семинар барышында Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучылары Р.М. Иманаева һәм Э. Р. Мирсалихованың ачык дәресләре, Тат Бүләр урта мәктәбе укытучылары Абдуллина Р. Ф.һәм Нәбиуллин М. Р мастер-класслары каралды. Математика укытучыларының РМО җитәкчесе Хәсәнова Г. Н. математика дәресләрендә практик юнәлешле мәсьәләләрне чишү аша функциональ грамоталылыкны үстерү буенча киңәшләр бирде.
Семинарда катнашучылар өчен Мари Бүләр мәктәбе музее буенча экскурсия оештырылды, аның тарихы 1897 елда башлана.