Михайловка урта мәктәбенең "Мөстәкыйль балалар" отряды активистлары "Кызыл тасма" акциясе үткәрделәр.
25 нче ноябрьдән 27 нче ноябрьгә кадәр Михайловка урта мәктәбе укытучылары Софьина Ю.Г. һәм Ситдикова И. И. "Куркынычсыз интернет концепциясе" дигән республика форумында катнаштылар.
Михайловка урта мәктәбе укучылары инвалидлар декадасы уңаеннан "Үз йөрәк җылыңны бүләк ит" хәйрия акция-флешмобында катнаштылар.
Михайловка урта мәктәбенең 2 нче а сыйныфында юл йөрү кагыйдәләрен кабатлауга багышланган сыйныф сәгате үтте.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Михайловка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары "Бәхетле балачак"дип исемләнгән муниципаль шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнаштылар. 3 нче сыйныф укучысы Вәлиева З. "иң эмоциональ башкаручы"номинациясендә җиңүче булды. 4 сыйныф укучысы Кәримова Г. 1 урынны яулады. Котлыйбыз!
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, укучыларыбыз "Бәхетле балачак" шигырь сөйләүчеләр муниципаль конкурсында катнаштылар. Быел бу конкурс ”Есть у каждого язык, что родной навеки” темасы астында узды. 1-2 нче сыйныфлар төркемендә 1 нче сыйныф укучысы Аглеева А. 2 нче урынны (җит. Гәрәева Р.Н.), Октябрь башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Б. 3 нче урынны яулады (җит. Бәширова Р.Р.). 1 нче сыйныф укучысы Рахимзянова Л. “За жизнерадостность” номинациясендә җиңүче дип табылды (җит. Гәрәева Р.Н.). 3-4 нче сыйныфлар төркемендә 3 нче сыйныф укучысы Юсупова З. 2 нче урынга лаек булды (җит. Юсупова Л.М.). Без аларны котлыйбыз. Уңышлар телибез!
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан, 30 нчы ноябрьдән 16 нчы декабрьгә кадәр https://finzachet2021.ru сайтында Кулланучылар хокукын яклау хезмәте идарәсе Идел буе федераль округында финанс грамоталылыгы буенча IV Бөтенроссия онлайн - зачет үткәрә. 2-3 нче декабрь көннәрендә мәктәбебезнең барлык педагоглары әлеге сынауда катнашты
Билгесез солдат көнендә Россиядә «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» Халыкара акциясе узды. Тест Бөек Ватан сугышы турында Россия Федерациясе гражданнарының, чит илләрдә яшәүче ватандашларның, чит ил гражданнарының тарихи грамоталылыгын бәяләү, Бөек Ватан сугышы турында белем алуга игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Бу чараны Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты "Зур тарих" проекты кысаларында патриотик тәрбия бирү, тарихи белемнәрне саклау һәм популярлаштыру, РФ гражданнарының милли тәңгәллеген формалаштыру максатыннан үткәрә. Тест кысаларында катнашучыларга 30 минут эчендә сугыш вакыйгаларын гына түгел, геройларның батырлыкларын, тыл тормышын да үз эченә алган 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде. Тест биремнәрен М.В.Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университетының әйдәп баручы галимнәре төзегән. Тестны Интернет челтәрендә узарга мөмкин иде. Тестт үтүдә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Чарада 9 нчы - 11 нче сыйныфтан барысы 20 укучы катнашты. Җит. тарих укытучысы Шаймухаметов И.Х.