Билгесез солдат көнендә Россиядә «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» Халыкара акциясе узды. Тест Бөек Ватан сугышы турында Россия Федерациясе гражданнарының, чит илләрдә яшәүче ватандашларның, чит ил гражданнарының тарихи грамоталылыгын бәяләү, Бөек Ватан сугышы турында белем алуга игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Бу чараны Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты "Зур тарих" проекты кысаларында патриотик тәрбия бирү, тарихи белемнәрне саклау һәм популярлаштыру, РФ гражданнарының милли тәңгәллеген формалаштыру максатыннан үткәрә. Тест кысаларында катнашучыларга 30 минут эчендә сугыш вакыйгаларын гына түгел, геройларның батырлыкларын, тыл тормышын да үз эченә алган 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде. Тест биремнәрен М.В.Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университетының әйдәп баручы галимнәре төзегән. Тестны Интернет челтәрендә узарга мөмкин иде. Тестт үтүдә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Чарада 9 нчы - 11 нче сыйныфтан барысы 20 укучы катнашты. Җит. тарих укытучысы Шаймухаметов И.Х.