Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, укучыларыбыз "Бәхетле балачак" шигырь сөйләүчеләр муниципаль конкурсында катнаштылар. Быел бу конкурс ”Есть у каждого язык, что родной навеки” темасы астында узды. 1-2 нче сыйныфлар төркемендә 1 нче сыйныф укучысы Аглеева А. 2 нче урынны (җит. Гәрәева Р.Н.), Октябрь башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Б. 3 нче урынны яулады (җит. Бәширова Р.Р.). 1 нче сыйныф укучысы Рахимзянова Л. “За жизнерадостность” номинациясендә җиңүче дип табылды (җит. Гәрәева Р.Н.). 3-4 нче сыйныфлар төркемендә 3 нче сыйныф укучысы Юсупова З. 2 нче урынга лаек булды (җит. Юсупова Л.М.). Без аларны котлыйбыз. Уңышлар телибез!