Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында беренче кечкенәләр төркемендә режим вакытларында балаларнын кул бармакларынын вак моторикасын үстерү өстендә актив эш алып барыла.
Инвалидлар декадасы кысаларында укучылар һәм ата-аналар (законлы вәкилләр) тарафыннан «Игелек кыл» хәйрия ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдән җыелган акчалар мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтүгә тотылачак
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, инвалидлар декадасы кысаларында укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, изге эшләр эшләргә рухландыру максатыннан “Гомер безгә изге эшләр өчен бирелә” дигән темага тормыш дәресе узды. Тормыш дәресендә районның башкарма комитет җитәкчесе Р.Т.Демидов катнашты. Ул укучыларга изгелекнең кеше күңелендә булырга, ярдәмнең чын күңелдән башкарылырга тиешлеген тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә аңлатты. Рафаэль Тимофеевич “Игелек кыл!” девизы астында оештырылган ярминкәдә дә катнашты. Мохтаҗларга ярдәм йөзеннән үз өлешен кертте
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, инвалидлар декадасы кысаларында 1-5 нче сыйныфларда "Дөнья барыбыз өчен дә бер" дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф сәгатьләре кече яшьтәге мәктәп укучыларында инвалидларга карата дөрес һәм акыллы мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук укучыларның әхлакый сыйфатларын үстерүгә ярдәм итүгә багышланган иде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру, якыннарына гына түгел, ә башка кешеләргә дә хезмәттәшлек итә белү максатыннан, 6-7 нче сыйныфларда "Көчле рухлылар" дигән темага сөйләшү үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга «Көчле рухлылар» дигән социаль роликлар күрсәттеләр
Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе
Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне
"СПИДка-ЮК!" онлайн конкурсында җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Барлык эш авторларына конкурста актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез.
Бүген 7 декабрь көнне “Мизгел” ЯҮ белгечләре Мөслим гимназиясендә класс сәгате уздырдылар. Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Безгә бәйрәм килә” дип исемләнгән кул эшләнмәләре ясау буенча мастер класс булды.
Инвалидлар декадасы кысаларында «Мизгел» яшьләр үзәгендә ДИПИ өлкәннәре өчен «Сестренка»фильмы тэкъдим ителде.
Бүген, Мәрхәмәтлелек декадасы кысаларында, Мөслим лицееның 9-11нче сыйныф укучылары өчен "Безгә тормыш игелекле эшләр өчен бирелгән" дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте