Күбәк урта мәктәбе. «Гомер безгә изге эшләр өчен бирелә» дигән темага тормыш дәресе узды. Тормыш дәресендә районның башкарма комитет җитәкчесе Р.Т.Демидов катнашты

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, инвалидлар декадасы кысаларында укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, изге эшләр эшләргә рухландыру максатыннан “Гомер безгә изге эшләр өчен бирелә” дигән темага тормыш дәресе узды. Тормыш дәресендә районның башкарма комитет җитәкчесе Р.Т.Демидов катнашты. Ул укучыларга изгелекнең кеше күңелендә булырга, ярдәмнең чын күңелдән башкарылырга тиешлеген тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә аңлатты. Рафаэль Тимофеевич “Игелек кыл!” девизы астында оештырылган ярминкәдә дә катнашты. Мохтаҗларга ярдәм йөзеннән үз өлешен кертте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International