Күбәк урта мәктәбе. Инвалидлар декадасы кысаларында сыйныф сәгатьләре

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, инвалидлар декадасы кысаларында 1-5 нче  сыйныфларда "Дөнья барыбыз өчен дә бер" дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф сәгатьләре кече яшьтәге мәктәп укучыларында инвалидларга карата дөрес һәм акыллы мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук укучыларның әхлакый сыйфатларын үстерүгә ярдәм итүгә багышланган иде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру, якыннарына гына түгел, ә башка кешеләргә дә хезмәттәшлек итә белү максатыннан, 6-7 нче сыйныфларда "Көчле рухлылар" дигән темага сөйләшү үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга «Көчле рухлылар» дигән социаль роликлар күрсәттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International