ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уртанчылар төркемендә "Без әкиятләр яратабыз" дигән темага әңгәмә узды. Балалар әкиятләрне бик теләп, яратып карыйлар. Театр ярдәмендә балаларның сөйләм теле, вак кул моторикасы усә.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе
Шулай ук бу көнне мәктәп директоры Айгөл Фәттахова, директор урынбасары Румия Деникаева 2нче чиректә башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган зачет, контроль дәресләрне кабул итүгә таләпләрен җиткерде.

Шуганка авыл мәдәният йортында яшьләр белән "Ахырзаман афәте" исемле әңгәмә узды.

Баланлы мәдәният йортында "Җиңел бирелми җиңү" дип исемләнгән шашка-шахмат ярышлары узды.

Зурлар төркеме балалары белән кышлаучы кошларга җимлек элеп кайттык. Кошлар турында кайгыртуыбызны даими эшләргә уйлыйбыз, ризыкларыбыз куп калды.

Рус Шуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән «Интересные факты о Петре 1» дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар.

"Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячеләре "Ел тәрбиячесе - 2022" муниципаль конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.

Рус Шуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Елочка» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Балалар үзләренең матур чыршыларын төсле кәгазьләрдән ясадылар.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:


23 сәгатьтән. 22 декабрьдә 09 сәгатькә кадәр. 23 декабрь 2021 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 декабрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -25, -30° градуска кадәр төшәр дип көтелә.

"Татар халык ашлары" проекты кысаларында өчпочмак пешерү серләренә өйрәтер өчен КФУ Алабуга бүлеге укытучылары һәм студентлары Мөслим гимназиясенә килде. Алар гимназиянең 10-11 нче сыйныф укучылары белән бергә өчпочмак пешерү серләренә төшенделәр. Аннан укучылар студентлар үткәргән квестта һәм "Йөзек салыш" уенында катнаштылар. Татар халкының телен, йолаларын, мәдәниятен, милли традицияләрен өйрәнүгә һәм саклауга корылган әлеге чара кунаклар һәм укучылар күңеленә хуш килде. Соңыннан пешеп чыккан кайнар өчпочмаклар белән барысы да чәй эчтеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International