Район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева сәнгать мәктәбе коллективы белән очрашып, пенсия, социаль түләүләр кебек мәсьәләләргә кагышлышлы сорауларга җавап бирде.

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе
22 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә үзенчәлекле очрашу узды. Район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева сәнгать мәктәбе коллективы белән очрашып, пенсия, социаль түләүләр кебек мәсьәләләргә кагышлышлы сорауларга җавап бирде. Шулай ук бу көнне мәктәп директоры Айгөл Фәттахова, директор урынбасары Румия Деникаева 2нче чиректә башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган зачет, контроль дәресләрне кабул итүгә таләпләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International