"Татар халык ашлары" проекты кысаларында өчпочмак пешерү серләренә өйрәтер өчен КФУ Алабуга бүлеге укытучылары һәм студентлары Мөслим гимназиясенә килде. Алар гимназиянең 10-11 нче сыйныф укучылары белән бергә өчпочмак пешерү серләренә төшенделәр. Аннан укучылар студентлар үткәргән квестта һәм "Йөзек салыш" уенында катнаштылар. Татар халкының телен, йолаларын, мәдәниятен, милли традицияләрен өйрәнүгә һәм саклауга корылган әлеге чара кунаклар һәм укучылар күңеленә хуш килде. Соңыннан пешеп чыккан кайнар өчпочмаклар белән барысы да чәй эчтеләр.