ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә татар халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре темасына багышланган бик матур эчтәлекле чара үтте. Шушы чараны үткәрергә кунак булып килгән Мөслим "Туган як" Музеенда экспонатлар саклаучы Закиева Йолдыз Камил кызы татар халкының киемнәре, бизәнү әйберләре турында эчтәлекле итеп сөйләде. Икенче кунагыбыз район мәдәният йорты сәнгать житәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы каршында татар хатын-кызларының "Ак калак" иҗтимагый җәмгыяте  Мөслим бүлеге җитәкчесе, Мөслим муниципаль районы депутаты, Мөслим иҗтимагый советы урынбасары Гараева Эльвира Илфат кызы яулык бәйләү серләре буенча мастер –класс күрсәтеп узды, чарада биюче кызларыбыз  "Асса" Бию төркеме  биючесе Хайруллина Азалия Альберт кызы, Мөслим йолдызчыклар" бию төркеме биючесе Мадьярова Марьям Илзир кызы татар халык биюе белән күркәм чыгыш ясадылар.  Чарабызга  ямь өстәгән кунакларга исәнлек-саулык, эшләрендә, укуларында   зур унышлар телибез.

Тат.Бүләр урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Заһидуллина Зәринә “Куркынычсыз юллардан – куркынычсыз дөньяга” дип аталган рәсем конкурсында район буенча 1нче урынны алды һәм грамота белән бүләкләнде.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Тат.Бүләр урта мәктәбенең 4 нче  сыйныф укучысы Мирзаянов Нурисла  “Ел укучысы – 2021” конкурсының зона этабында катнашып уңышлы чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Эчкечелек,тәмәке тартуның, наркоманиянең организмга зарарлы йогынтысы турында күзаллауны киңәйтү,яшүсмерләр арасында зарарлы гадәтләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан,9-11нче сыйныф укучылары белән “Упкынга алып баручы өч баскыч”дигән темага сыйныф сәгате узды.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү,иҗади эшләүче мөгаллимнәрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү,эш тәҗрибәсен тарату максатында районкүләм “Ел укытучысы” бәйгесе оештырылган иде.Әлеге һөнәри бәйгедә башлангыч сыйныф укытучысы Шайгарданова Гүзәлия Әскать кызы лауреат булды.гүзәлия Әскатовна,педагогик хезмәтегез тагын да яңа үрләргә әйдәсен!

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

26
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

"Мөслим егете. Мөслим кызы" проекты кысаларында, Михайловка урта мәктәбе укучылары , "Яңа ел тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Алар класс тәрәзәләренә матур рәсемнәр төшерделәр.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Михайловка урта мәктәбендә «Туган җирне белүчеләр»брейн-рингы узды. Балалар туган як турындагы иң катлаулы сорауларга да җавап бирә алдылар.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Михайловка урта мәктәбендә " Идел буе уеннарында халык традицияләре»темасына әңгәмә узды

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Михайловка урта мәктәбендә милли ашлар кичәсе узды. Укучылар төрле халыкларның милли ашлары турында белделәр. Ата-аналар белән берлектә яраткан аш-су әзерләделәр.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Михайловка урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә Шигырь кичәсе узды. Өлкән мәктәпкәчә төркем тәрбияләнүчеләре татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Г.Тукай, Ш. Галиев, М. Җәлил әсәрләре яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International