Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "Кыш Бабай" призына багышланган шахмат буенча район ярышларында Күбәк урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Нәбиуллин Мансур Мөнир улы грамота һәм икенче урын өчен медаль белән бүләкләнде
25 нче декабрьдә Казанда республикакүләм яңа ел чыршы бәйрәме уздырылды. 8 нче сыйныф укучысы Низамова Әдиләгә бик тә мәртәбәле шушы бәйрәмдә катнашу мөмкин булды. Ул уку алдынгысы, спорт ярышларында да, мәдәни чараларда да, конкурс- конференцияләрдә дә уңышлы чыгыш ясый. Әдиләне котлыйбыз. Уңышлар телибез!
Мәктәпкә әзерлек төркемендә Яңа ел бәйрәме.
Икенче кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме.
Мәктәпкә әзерлек төркеменең "Кышкы могҗизалар" темасына кул эшләре.
Икенче кечкенәләр төркеменең "Яңа ел могҗизалары" конкурсының күргәзмәсе.
Үзәк балалар китапханәсендә Пушкин картасы чаралары кысаларында, театр атналыгы кысаларында татар театырының килеп чыгышы турында, үзебезнең Мөслим районында театр эшчәнлеге, якташ актерларыбыз хакында чара узды. Бу чара "Безнең гомер - сәхнә" дип исемләнде. Чарада 8,9,10 сыйныф укучылары катнашты.
Ә менә үзебезнең туган ягыбызда Мөслим районында театр өлкәсенең эшчәнлеге hәм якташ актерларыбыз, артисларыбыз хакында балаларга килгән кунагыбыз, Район мәдәният йорты режиссеры,
"Идел-йорт" республика театр фестиваленең "Иң яхшы хатын - кыз роле" номинациясе лауреаты Яббарова Синара Ягьфар кызы сөйләп узды.
Чара ахырында укучыларга Метрәй авылы мәдәният йорты директоры Сагдиев Әнвәр Агляметдин улы hәм режиссеры Яббарова Фәридә Тәлгәт кызы җитәкчелеге белән эшләп килгән "Шатлык" балалар театр студиясе Ркаил Зайдулланың «Сары Кирмән хәзинәсе» исемле әсәрен сәхнәлештерде.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Г. Тукай исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әхлак – иман көзгесе” исеме астында әхлак, тәрбиягә багышланган тәрбия сәгате үткәрде. Бу тәрбия сәгатендә балаларның күңелләренә ата-ананы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыклары вә тәрбияләп үстерү турында сүз барды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уртанчылар төркемендә "Икмәк өстәлгә ничек килә" дигән темага сөйләм устеру эшчәнлеге булып узды. Икмәкнең өстәлгә ничек килуе турындагы белемнәрен киңәйттеләр, игенчеләр хезмәтенә хөрмәт, ихтирам һәм икмәккә сак караш тәрбияләү.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Г. Тукай исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Шагыйрь Нур Әхмәдиевка 75 яшь уңаеннан «Карлы чыршылар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Әлеге чарада китапханә хезмәткәре балаларга татар шагыйре, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984 елдан). Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1995), Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2011) булган Нур Әхмәдиевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.