Үзәк балалар китапханәсендә татар халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре темасына багышланган бик матур эчтәлекле чара үтте. Шушы чараны үткәрергә кунак булып килгән Мөслим "Туган як" Музеенда экспонатлар саклаучы Закиева Йолдыз Камил кызы татар халкының киемнәре, бизәнү әйберләре турында эчтәлекле итеп сөйләде. Икенче кунагыбыз район мәдәният йорты сәнгать житәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы каршында татар хатын-кызларының "Ак калак" иҗтимагый җәмгыяте Мөслим бүлеге җитәкчесе, Мөслим муниципаль районы депутаты, Мөслим иҗтимагый советы урынбасары Гараева Эльвира Илфат кызы яулык бәйләү серләре буенча мастер –класс күрсәтеп узды, чарада биюче кызларыбыз "Асса" Бию төркеме биючесе Хайруллина Азалия Альберт кызы, Мөслим йолдызчыклар" бию төркеме биючесе Мадьярова Марьям Илзир кызы татар халык биюе белән күркәм чыгыш ясадылар. Чарабызга ямь өстәгән кунакларга исәнлек-саулык, эшләрендә, укуларында зур унышлар телибез.