Үзәк балалар китапханәсендә Пушкин картасы чаралары кысаларында, театр атналыгы кысаларында татар театырының килеп чыгышы турында, үзебезнең Мөслим районында театр эшчәнлеге, якташ актерларыбыз хакында чара узды. Бу чара "Безнең гомер - сәхнә" дип исемләнде. Чарада 8,9,10 сыйныф укучылары катнашты.

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә Пушкин картасы чаралары кысаларында, театр атналыгы кысаларында татар театырының килеп чыгышы турында, үзебезнең Мөслим районында театр эшчәнлеге, якташ актерларыбыз хакында чара узды. Бу чара "Безнең гомер - сәхнә" дип исемләнде. Чарада 8,9,10 сыйныф укучылары катнашты.
Ә менә үзебезнең туган ягыбызда Мөслим районында театр өлкәсенең эшчәнлеге hәм якташ актерларыбыз, артисларыбыз хакында балаларга килгән кунагыбыз, Район мәдәният йорты режиссеры,
"Идел-йорт"  республика театр фестиваленең  "Иң яхшы хатын - кыз роле" номинациясе лауреаты Яббарова Синара Ягьфар кызы сөйләп узды.
Чара ахырында укучыларга Метрәй авылы мәдәният йорты директоры Сагдиев Әнвәр Агляметдин улы hәм режиссеры Яббарова Фәридә Тәлгәт кызы җитәкчелеге белән эшләп килгән "Шатлык" балалар театр студиясе Ркаил Зайдулланың «Сары Кирмән хәзинәсе» исемле әсәрен сәхнәлештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International