ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2022 ел
җомга

Психология атналыгы кысаларында психолог Гараева Г.Г. 5-6 нчы сыйныф укучылары белән "Аралашу әдәбе" темасына тренинг үткәрде

Иске Карамалы авылында Әфганстан җирендә интернациональ бурычларын үтәп кайткан, бүгенге көндә туган авылларында гомер итүче ветераннар Илдар Гәрәев, Айдар Гәрәев, Гөлүс Тимеркәевлар яшәгән йортларга элмә такталар куелды. Әфганчыларның бер-берсенә терәк булып, аралашып, ярдәмләшеп яшәүләре, ерак араларны якын итеп, шушы чарага җыйналулары - укучылар өчен бердәмлек, дуслык, хөрмәт мәктәбе иде. Бу чара - патриотик тәрбиянең гүзәл бер үрнәге! Бу чарада мәктәбебезнең "Юнармия" егет-кызлары да катнашты

Елгабаш авыл клубында "Цифрлаштыру-заман таләбе" дип исемле энгамә узды. 

Сикия авыл клубында шахмат ярышы булып узды.

Мөслим лицееның 7а сыйныфы укучысы Низамова Фатима һәм 11а сыйныфы укучысы Хантимерова Камилә -  рус мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында үткәрелгән татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы призёрлары

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:

2012 елның 12 февраленнән
2022 елның 11 февралендә 18 сәгатьтән 12 февраль 18 сәгатькә кадәр

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, көндез аязучан болытлы.
Бераз кар.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9˚.
Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚.
Юлларда бозлавык.


Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Вәрәш Баш авыл клубында  “Начар гадәтләрне җиңмәсәк,алар безне җиңәчәк”дигән темага үзара әнгәмә узды.

"Күбәләк" балалар бакчасы һәм Мөслим гимназиясе арасында дәвамчанлык эше кысаларында, 3 Б сыйныф укучыларының театр тугәрәге куйган А. Алишнын " Койрыклар" әкиятен сәхнәләштергәннәрен карап кайттык. Режиссёр һәм сәхнәгә куючы педагог- Фахертдинова Ләйсән Әхмәтгаян кызы. Балалар белэн бик тә күңелле, эчтәлекле, әзерлекле театр карап кайттык.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә әвәләү эшчәнле. Тема: "Чангычы".

Зурлар төркеме балалары белән "Балачакның хәвефсез юлы" газетасы белән таныштык. Тормыш эшчәнлеге иминлеген саклау кысаларында нинди чаралар үткәрелүен белдек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International