Күбәк урта мәктәбе. "Юнармия" - әфган сугышы ветераннарына элмә такталар кую тантанасында

2022 елның 11 феврале, җомга

Иске Карамалы авылында Әфганстан җирендә интернациональ бурычларын үтәп кайткан, бүгенге көндә туган авылларында гомер итүче ветераннар Илдар Гәрәев, Айдар Гәрәев, Гөлүс Тимеркәевлар яшәгән йортларга элмә такталар куелды. Әфганчыларның бер-берсенә терәк булып, аралашып, ярдәмләшеп яшәүләре, ерак араларны якын итеп, шушы чарага җыйналулары - укучылар өчен бердәмлек, дуслык, хөрмәт мәктәбе иде. Бу чара - патриотик тәрбиянең гүзәл бер үрнәге! Бу чарада мәктәбебезнең "Юнармия" егет-кызлары да катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International