Мәктәбебезнең тимурчылык хәрәкәте отряды членнары Хасанова С.Ф..җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар.
Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-9 нчы сыйныф укучылары “ Созвездие-Йолдызлык-2022” фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Мөслим гимназиясе укучылары һәм укытучылары "Чаңгы юлы - 2022" акциясендә уңышлы чыгыш ясадалар. Гимназия коллективы "Иң актив организация" дигән мактау кәгазе белән бүләкләнде. Афәрин!
10 нчы февраль көнне 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында “ Занимательный русский язык “ дип исемләнгән викторина уздырылды. Викторина вакытында укучыларның җитезлекләре, тапкырлыклары,зирәклекләре сыналды. Укучылар төрле биремнәр үтәделәр һәм үзләренең белемнәре белән көч сынаштылар.
Мөслим гимназиясе 2 сыйныф укучылары "Вөҗдан" темасына класс сәгате үткәрделәр.
8 нче февраль көнне Үрәзмәт башлангыч сыйныф укучылары белән Татарстан Республикасы Гербы кабул ителүгә 30 ел тулуны билгеләп “ Безнең герб” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде.ТР Гербы 1992 нче елның 7 февралендә Югары Совет карары белән расланды.Авторлары Назыйм Габдрахман улы Ханзафаров идеясе һәм рәссам Риф Заһри улы Фәхретдинов.Татарстан Республикасы Гербы-гаделлек, тынычлык, кешелеклелек сыйфатларын раслый.
2022 елның 13 февралендә 18 сәгатьтән 14 февраль 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 14 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк (Казан шәһәрендә – төнлә һәм иртән).
2022 елның 14 февраленнән
2022 елның 13 февралендә 18 сәгатьтән 14 февраль 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә бераз кар.
Көндез явым - төшемсез.
Аерым районнарда томан.
Җил төньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 4-9 метрга, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -11..-14, аязган вакытта -18.
Көндез максималь һава температурасы -5..-8˚.
Юлларда бозлавык.
Рухи - әхлакый тәрбия бирү максатыннан Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 сыйныфларында бердәм тематика буенча әхлак дәресләре үткәрелде.
Михайловка урта мәктәбе укучылары 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Азнакайның "Чатыр - Тау Арена" универсаль спорт комплексында узган Татарстан Республикасы Беренчелегендә актив катнаштылар. Солтанова Алинә мактаулы 2 урын, Камалетдинова Алинә 3 урын яулады. Тренер Габидуллин Марат Салман улы.
Михайловка урта мәктәбе укучылары педагоглар белән бергә «Россия чаңгы юллары – 2022»чаңгы ярышында актив катнаштылар.