7 нчы гыйнвар көнне Мәлләтамак авылы китапханәсендә балалар өчен "Робинзон утравы" уены үтте. Уенда балалар белән бергә әти-әниләр дә катнашты. Балалар өчен төрле конкурслар әзерләнде: әкият геройларын эзләү, табышмакларга җавап бирү, Робинзонның дусты Пятницаны эзләү, Пятница качырган байлыкны эзләү. Уен тышта, мәдәният йорты ишекалдында үтте.