ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2 нче апрельдән математика һәм физика атналыгы башланды. Математика укытучысы Айдар Гыйлемҗанович укучылар белән “Могҗизалар кыры”, “Математик аукцион” уеннары оештырды, “Самолетлар кая оча?” дигән темага сыйныф сәгате уздырды. Физика укытучысы Руслан Миргаләүов 7 нче сыйныфта ачык физика дәресе үткәрде. Дәрестә әти-әниләр дә катнашты. Атналыкка 11 апрель көнне йомгак ясала.

 
28 март көнне районыбыздагы Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләп килүче “Робототехника”  берләшмәсе членнары Шафигуллин Айбулат һәм Парфенов  Данил  Нагимов М.А. җитәкчелегендә Алабуга шәһәрендә үткәрелгән робототехника буенча III Республика ярышларының ачылу тантанасында катнашты.
 
"Һәр өлкәнгә - рухи нур" акциясе кысаларында Баек авылы китапханәчесе хезмәт ветераны Динмөхәмәтова Энҗе апага барып яңа газета һәм журналлар белән таныштырды.
Яңа Сәет китапханәсендә  Габдулла Тукай иҗатына багышлап "Нәфис сүз" дип исемләнгәншигырь кичәсе үтте.
Районыбыз мәктәпләрендә « Балалар – ветераннарга” акциясе кысаларында ел дәвамында “Ветеранга бүләк” акциясе үткәрелде, анда район мәктәпләреннән 22 укучы катнашты.
 

8 апрель көнне Яңа Усы урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бердәм Җиңү дәресе үтте.

 

       4 нче апрель көнне Тойгелде коррекция мәктәбендә мәктәп һәм мәктәп яны территорияләрен җыештыру өмәсе булды. Өмәдә барлык укучылар һәм укытучылар да  территорияне  кыш  буе җыелып яткан чүпләрдән  арындырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International