ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сугыш ветеранары өчен төзелә торган 15 квартиралы өй 
Совещание узды

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
   «Кояшкай» балалар бакчасында «Кошларга ярдәм итик!» акциясе кысаларында әти-әниләр арасында  “Иң матур һәм уңайлы сыерчык оясы” һәм  “Иң матур җимлек”  бәйгеләре  үткәрелде.
 
Апрель  аенда  “ Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркемендә  педагог- психолог  Шаймурзина А.И. тарафыннан балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерү  буенча өстәмә эшләр алып барыла.
 

Мөслим урта мәктәбенең 8-11 класс укучылары республикакүләм Татарстан  тарихына багышланган  олимпиадада катнаштылар. Бәйгене мәгариф  һәм  фән Министырлыгы белән бергә Казан федералҗ университеты оештырган. Җиңүчеләр  2 турга чакырылачак.

 

7 апрель көнне “Мөстәкыйль балалар» исемле наркотикларга каршы проектны тормышка ашыручы төркем әгъзалары, ягъни лицей укучылары «Әзер бул! Юк дип әйт!” дигән урам акциясенә чыктылар.

 
Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 7 нче апрель көнне рус теле укытучыларының район семинары узды.  Рус теле укытучысы Җиһангирова Гүзәл  “Разносклоняемые глаголы” темасы буенча 6 класста дәрес күрсәтте.
 
Симәк авылы китапханәчесе тыл һәм хезмәт ветераннары Гәбделхай һәм Мөфаккирә Рәхимовларның өенә барып яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.

Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2 нче апрельдән математика һәм физика атналыгы башланды. Математика укытучысы Айдар Гыйлемҗанович укучылар белән “Могҗизалар кыры”, “Математик аукцион” уеннары оештырды, “Самолетлар кая оча?” дигән темага сыйныф сәгате уздырды. Физика укытучысы Руслан Миргаләүов 7 нче сыйныфта ачык физика дәресе үткәрде. Дәрестә әти-әниләр дә катнашты. Атналыкка 11 апрель көнне йомгак ясала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International