ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
140 урынлык детсад 
Апрель аенда укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, методистлар мәгарифтә актуаль мәсьәләләр буенча “Просвещение” нәшрияты Россия педагогларына методик ярдәм йөзеннән оештырган вебинарларда актив катнашалар.
 
     3 нче апрель көнне Тойгелде коррекция мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тормыш дәресләре үтте.
 
13-18 апрель көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә Казан шәхәрендә үткәреләчәк «Созвездие - Йолдызлык - 2015» ХV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең финал турына әзерләнү эшләре бара.
Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Гаусеева Я.М. укучыларына яңа алымнар кулланып кәгазьдән чыбыклар ясап кәрҗиннәр, вазалар үрү серләрен өйрәтә.
7 апрель көнне сәнгать мәктәбенең Шәяхмәтов Р.Р. җитәкчелегендәге тынлы уен кораллары бүлеге оркестры hәм Нуруллина О.С. җитәкчелегендәге “Мөслим бизәкләре” бию ансамбле “Мизгел” яшьләр үзәгендә тыл hәм сугыш ветераннарына медаль тапшыру тантанасын концерт номерлары белән бизәделәр.

  Әмәкәй авылы китапханәсендә курчак театры түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “Шалкан” әкияте күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International