“Мөстәкыйль балалар»

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

7 апрель көнне “Мөстәкыйль балалар» исемле наркотикларга каршы проектны тормышка ашыручы төркем әгъзалары, ягъни лицей укучылары «Әзер бул! Юк дип әйт!” дигән урам акциясенә чыктылар.

Укучылар алдан ук наркотикларга каршы символикасы белән плакатлар, наркотикларны саклаган һәм тараткан өчен гражданнарның нинди җинаять җаваплылыгына тартылулары турындагы белешмәләр әзерләгән иде.  Акция барышында алар Мөслим халкына “Законнарны беләсеңме?» дигән викторина да уздырдылар.

Нәтиҗәдә халыктан “әлеге мәгълуматлар белән таныш” дигән 60 имза җыйналды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International