ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мөслим гимназиясе 8нче сыйныф укучылары Энергияне саклап куллану атнасы кысаларында Яр-Чаллы шәһәренең “ТЭМ-Инвест” компаниясе вәкилләре белән онлайн-очрашу үткәрделәр. Энергия саклагыч лампалар ясаучы компания вәкилләре скайп буенча балаларга электр энергиясен саклау турында, приборларны вакытына сүндерергә, яңача энергия саклау приборларын куллану кирәклеге турында сөйләделәр.
 
15 апрель  көнне Олы Чакмак   төп гомуми белем бирү мәктәбе  базасында чит  тел укытучылары өчен семинар узды. Семинарда Мухаметзянова Г.И.  3 класста  ачык дәрес, Зарипова З.В. мастер-класс  күрсәттеләр. 
 

“Һәр өлкәнгә –рухи нур” акциясе кысаларында Баланлы авылы китапханәсе тыл һәм хезмәт ветераны Гарифуллина Зәйнәп апаны вакытлы матбугат һәм яңа китаплар белән таныштырды.

Мәктәп китапханәсе җитәкчесе Митюшкина Е. А. 1-6 класслар өчен рус халык әкиятләренә багышланган викторина үткәрде. 4 сыйныф укучылары иң актив катнашучылар булды.

 
Районда оешып килүче “Ык буйлары” җыр hәм бию ансамбле өчен Яр Чаллы шәhәренең “Чулпы” ательесында костюмнар тектерелә
Яңа Усы авылы китапханәчесе “Һәр өлкәнгә – рухи юл” исеме астында узган акция кысаларында 1группа инвалид - Кононова Клавдия апанының өендә булды.
Үзәк китапханә хезмәткәре өлкәннәр һәм инвалидлар йортына барып Г.Галиеваның "Газзабану" дип исемләнгән китабы белән таныштырды.
Гимназиябезнең 5-нче сыйныф укучылары класс җитәкчесе Рәхимуллина Г.Н. белән бергә Мөслим су чистарту корылмаларына экскурсиягә бардылар. Бу корылмаларның директоры Хафизов Д.Р. яшь кунакларны шатланып каршы алды, балаларга су чистарту ысуллары турында сөйләде һәм күрсәтте.
 
"Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында Елгабаш авылы китапханәчесе тыл ветераны Сафин Каниф Сафа улының өенә барып Ә.Шәриповның "Утлы еллар аша" дип исемләнгән китабы һәм яңа газета-журналлар белән таныштырды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Тат.Бүләр авылы китапханәчесе 2-4 сыйныф укучыла өчен "Алар даны мәңгелек" дип исемләнгән тәрбия дәресе үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International