Мөслим район үзәгендә 9 нчы май бәйрәменә багышланган чаралар программасы

2015 елның 8 мае, җомга
8.00 –8.30:Демонстрациядә катнашучы оешмалар һәм предприятияләрнең җыелу, тезелү вакыты.
8.40: муниципаль район Башлыгы Рамил Муллинның яшь армиячеләр һәм локаль сугыш ветераннарын тәбрикләү.
9.00 – 10.00: Мөслимнең Тукай, Пушкин урамнары буйлап, “Яшьлек” спорт комплексына укучылар, оешма-предприятие хезмәткәрләренең демонстрациясе, гомуми белем бирү мәктәпләре һәм аграр көллиятнең яшь армиячеләре, локаль сугыш ветераннары парады.
10.00 – 10.30: муниципаль район Башлыгы Рамил Муллинның бәйрәм тәбрикләве, тантаналы митинг.
10.30 – 11.00: театральләштерелгән күренеш.
11.00 – 13.00: бәйрәм концерты.
11.20 – яу кырында һәлак булганнар истәлегенә сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында венок салу. Бәйрәм барышында сугыш һәм тыл ветераннары, бәйрәмдә катнашучылар өчен кыр кухнясында солдат боткасы пешерелә.
13.30 – Елгабаш авылында обелиск ачу.
15.00 – Бакча урамында агач утырту.
20.00 - “Яшьлек” спорт комплексында Яр Чаллы “Болгар” бию коллективы һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты.
22.00 – бәйрәм фейерверкы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International