Киләчәккә нигез гаиләдә салына. Гаилә – кешенең таяну ноктасы да, көенече дә, сөенече дә. Нәниләребез “гаилә” сүзен ничек аңлый икән, әти-әниләрен генә түгел, әби-бабаларын, ерактагы туганнарын да бердәй яраталармы, хөрмәт итәләрме? Халыкара гаилә көне уңаеннан бу сорауларга җавапларны Шуганка авыл китапханәчесе "Каенкай" балалар бакчасыннан эзләде. Әти-әниләр, әби-бабалар, туганнар турында язмалар укыды, әңгәмә үткәрде. Нәниләр дә җавапсыз калмадылар. Шалкан әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Китапханәдә “Гаилә ул гомер чишмәсе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды.