Мәктәп җитәкчеләре киңәшмәсе

2015 елның 15 мае, җомга
15 нче май көнне мәгариф идарәсенең актлар залында мәктәп җитәкчеләре киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә  районда белем сыйфатын күтәрү мәсьәләләре турында сөйләшенде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х. Бариев үзенең чыгышында мәктәп җитәкчеләренең белем сыйфаты өчен җаваплылыгына басым ясады. Белем сыйфатын күтәрү максатыннан мәктәпләрдә методик эшне дөрес оештыруның әһәмияте, белемле, компетентлы җитәкчеләр, кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды, чыгарылыш сыйныфлар өчен уку елы дәвамында үткәрелгән диагностик тестлаштырулар нәтиҗәләре анализлады, җиткчеләрнең игътибары дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекне яхшырту буенча чаралар планына юнәлтелде. Шулай ук фән бәйгеләре нәтиҗәләре һәм мәктәпләрнең “Электрон мәгариф” системасындагы эшчәнлеге буенча сөйләшүләр булды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International