"Гаилә ул гомер чишмәсе"

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Киләчәккә нигез гаиләдә салына. Гаилә – кешенең таяну ноктасы да, көенече дә, сөенече дә. Нәниләребез “гаилә” сүзен ничек аңлый икән, әти-әниләрен генә түгел, әби-бабаларын, ерактагы туганнарын да бердәй яраталармы, хөрмәт итәләрме? Халыкара гаилә көне уңаеннан бу сорауларга җавапларны Шуганка авыл китапханәчесе "Каенкай" балалар бакчасыннан эзләде. Әти-әниләр, әби-бабалар, туганнар турында язмалар укыды, әңгәмә үткәрде. Нәниләр дә җавапсыз калмадылар. Шалкан әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Китапханәдә “Гаилә ул гомер чишмәсе” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе ясап куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International