ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Дусай мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан «Гөмер көзләрегез аяз булсын!»исемле очрашу уздырылды.

Мөслим урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары балалар киитапханәсендә экскурсиядә булдылар. Соңыннан Зариф Мөэминовка багышланган презентация карадылар.
Бөтен дөнья Өлкәннәр көне уңаеннан 5 октябрьдә Яңа Карамалы авыл клубында "Ә йөрәкләр һаман да яшь" дип исемләнгән чара үтте. Өлкәннәрне бәйрәм белән котларга Мөслим районы социал - мәдәни эшләр буенча урын басары Султанов Р.Җ. Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Каримов И.Н. һәм укучылар килде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Яңа Сәет авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, өлкәннәр өчен "Тормышыбыз бизәге сез!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.

5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

       2 нче октябрь көнне Тойгелде коррекция мәктәбендә  укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте.   Кичәгә  З.Н.Вәлиева укучылар белән берлектә концерт номерлары күрсәттеләр, открыткалар ясап бүләк иттерләр.

 

3 октябрь көнне Мөслимдәге гимназия базасында район укытучылары арасында өченче җәйге сайлап алу спартакиадасы булып үтте. 7 спорт төре буенча узган бу ярышларда 20мәктәптән 200 артык укытучы катнашты.

 
Өлкәннәр көне уңаеннан Тугаш авылы китапханәчесе, авыл клубы белән берлектә, "Онытырга мөмкин тугел!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
1 нче октябрь көнне Тойгелде коррекция мәктәбендә “Өлкәннәр көне” узды.  Мәктәпкә  коллективта  эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр чакырылды.  Бәйрәмне  мәктәп директоры И.Р.Хабибуллин рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде.
 

4 нче октябрь к  көнне Елгабаш авылы клубында Лилия Муллагалиева концерты  булып узды.

Тат.Бүләр авылы китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә, "Көзләрдә дә язлар кабатлансын!" дип исемләнгән кичә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International